Узган тәүлектә Татарстанда 3042,4 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 155, 9 тоннага күбрәк, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Кичәге күрсәткечләр белән чагыштырсак, сөт җитештерү күләме 2,7 тоннага арткан.
Тулаем сөт җитештерү күләме буенча Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач районнары товар җитештерүчеләре лидерлык итә, алар 130,9-168,9 тонна сөт җитештергән.
Шул ук вакытта Чирмешән, Менделеевск, Спас, Кама Тамагы, Бөгелмә районнары сөтчелек комплексы хезмәткәрләренең күрсәткечләре бары тик 12,6-29,4 тонна тәшкил итә.