Татарстанда терлекчелек фермаларын техник модернизацияләү башкарыла. Терлекчелек комплексларын технологик җиһазлау елдан-ел катлаулана бара, бу исә техник хезмәткәрләрдән дә шактый белем һәм күнекмәләр таләп итә, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Республика хуҗалыкларында сөт үткәргечләр һәм сөт суыткычлар белән 1 меңнән артык сыер саву җайланмалары, 90нан артык саву заллары, 17 робот-сыер савучы, 600гә якын мобиль азык өләшү җайланмалары һәм сыерларны машина белән сауганда күчерелмә сөт чиләкләре өчен билгеләнгән 700дән артык «АД-100» саву җайланмасы кулланыла. Техник һәм технологик җиһазлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә җитештерүне модернизацияләүдә ярдәм итәчәк.
Саву заллары – бүгенге шартларда сөт җитештерүдә максималь дәрәҗәдә икътисади нәтиҗәлелеккә ирешүдә иң яхшы вариант. Мондагы иң төп өстенлекләр: саву җайланмаларының бер урында туплануы, сөтне саву аппаратыннан суыткыч-танкка күчерү өчен иң кыска юл, савуны мөмкин кадәр автоматлаштыру мөмкинлеге, сыерлар белән эш итү программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук оператор өчен җайлы эш урыны булу. Робот-сыер савучылар, үз чиратында, сыер сауганда кешене тулысынча алыштыралар. Алар «Саба» ҖЧҖ, «Мөхәммәтшин» КФХ, «Нырты» АХП ҖЧҖ, Саба районының «Ахмәтова Р.Г.» КФХ һәм Лаеш муниципаль районының «Сарапкина» КФХ хуҗалыкларында файдаланыла.
Республикада 430дан артык терлекчелек фермасында, искергән 700ләп «АД-100» системалы җайланманы алыштырып, реконструкция ясарга кирәк.
Киләчәккә бурыч – барлык сыерлар өчен әлеге заманча җайланманы куллану. Бу җайланмалар белән тәэмин итүче компанияләрне сайлаганда аларга куела торган төп таләп - республика территориясендә аларның сервис үзәге һәм саву аппаратындагы кимчелекләрне 12 сәгать эчендә төзәтү мөмкинлеге булу.