Татарстанда милли бренд белән чыгарыла торган товарлар саны арта. Сәүдә челтәрләрендә Казан прәнниге, көнбагыш һәм лимонад тәкъдим ителә.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР “Милли сәүдә маркасы” ДУП матбугат секретаре Алмаз Зиннәтов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, якын арада милли сәүдә бренды белән дүртенче продукт - иттән затлы ризык (деликатес) чыгарылачак.