Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары белән очрашты

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТРның Алексеевск муниципаль районында Кама аръягының сигез районы башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм эре инвесторлар белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Түгәрәк өстәл артында Алексеевск, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнарының агросәнәгать комплексы үсеше мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов һәр районны тасвирлап чыкты, алардагы резервлар турында сөйләде, теге яисә бу хәлне яхшырту буенча киңәшләр бирде. Мәсәлән, Алексеевск районы турында, аның чәчүлек мәйданы республикада  иң зурдан санала, министр аларга югары табышлы культураларны (көнбагыш, ашлык кукурузы һ.б.лар) күбрәк чәчәргә тәкъдим итте һәм эре мөгезле терлекләрнең баш саны һәм сөт җитештерү күләменең артуын билгеләп үтте.

Очрашу азагында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районнар башлыкларының һәм инвесторларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлады.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International