Татарстанга Оренбург өлкәсеннән 20 тонна карабодай ярмасы китерелде

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Татарстанга Оренбург өлкәсеннән 20 тонна карабодай ярмасы китерелгән. Продукция карантин сертификаты белән ТРның Биектау районы «Бакалейщик» ҖЧҖ нә тапшырылган, дип хәбәр ителә Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында.

Күзәтчелек органы инспекторлары продукция үрнәген алдылар һәм “Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе” ФДБУнә җибәрделәр. Лаборатория рөхсәт биргәннән соң, карабодай ярмасы сәүдә челтәренә куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International