Татарстанда чит ил авыл хуҗалыгы техникасына 2 меңнән артык запас частьләр эшләп чыгару үзләштерелгән

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Татарстанда чит ил авыл хуҗалыгы техникасына 2 меңнән артык запас частьләр чыгару үзләштерелгән. ТР агросәнәгать комплексында тракторларның 5 проценты һәм авыл хуҗалыгы машиналарының 30 проценты чит илдән сатып алынган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Детальләрнең бәясе, чит илнеке белән чагыштырганда, 1,5-2,5 тапкыр арзанрак.

Чит ил техникасы өчен запас частьләр чыгару белән «Спецтехника-Әлмәт» ҖЧҖ, «Гидросервис», «Агропласт», «Агровет», «СтандартПродМашСервис» һ.б предприятиеләр шөгыльләнә.

Читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү эшләре сәнәгать предприятиеләренең технологлары, металлург һәм конструкторларын, техник сервис белгечләре һәм җитәкчеләрен, агрохолдинглар һәм агрофирмаларның баш инженерларын җәлеп итеп башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International