Татарстан фермерлары җитештерелгән продукция күләме буенча дәүләттән финанс ярдәме таләп итә. Бүгенгә авылда кече хуҗалыклар республиканың тулаем авыл хуҗалыгы продуктының 53 проценттан артыгын җитештерә.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров әйтте.
Ассоциация рәисе сүзләренчә, яңа социаль-инвестицион схемага күчү вакыты җитте, аның буенча Татарстан фермерларына дәүләт финанс ярдәме күрсәтелергә тиеш.
Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстанда авылда кече хуҗалыклар республиканың тулаем авыл хуҗалыгы продуктының 53 проценттан артыгын җитештерә. Моның белән бәйле рәвештә, дәүләт финанс ярдәме җитештерелгән продукция күләменә пропорциональ булырга тиеш, дип саный фермерлар.
Дәүләт ярдәменең социаль-инвестицион схемасы икътисадның бу секторында яңа җитештерү мөнәсәбәтләре формалаштыру һәм производстволарны тизрәк үстерүгә этәргеч булырга тиеш, дип ышана Фермерлар ассоциациясендәгеләр.