ПИТРӘЧНЕҢ БЕРНИЧӘ УКУЧЫСЫ Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында призер булды: Шәле мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Риназ Таҗиев – технология буенча (җитәкчесе Алмаз Мөхетдинов), Кощактан 11 нче сыйныф укучысы Сергей Горбунов – физкультура буенча (Татьяна Шмелева) һәм Кощактан 9 нчы сыйныф укучысы Эльза Азатян - җәмгыять белеме буенча (Светлана Каплевская).
ПИТРӘЧНЕҢ “ОЛИМП” КОМАНДАСЫ “С” дивизионында ПЛХЛ һәвәскәр лига беренчелегенең чираттагы уеннарында кабат уңышсызлыкка юлыкты. Башта Питрәч хоккейчылары Казанда “Фабрик Арт” командасына 2:10, аннары “Питрәч-Арена”да Казанның “Прайд” командасына 1:5 исәбе белән оттырды. Алар, элеккечә, турнир таблицасында соңгы урынны алып тора