Озак һәм бәхетле яшисе килсә , һәр кеше беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Янсуар авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвеше буенча авыл яшьләре белән “Сәламәтлек үз кулыбызда” дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Бу очрашуда наркомания һәм начар гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә зыяны турында сүз барды.