Иске Шигали мәктәбендә туган тел көне уңаеннан әдәби кичә үтте

2016 елның 26 феврале, җомга

Аннары сүзне 7 нче һәм 5 нче сыйныфлар алды. Алар Н.Нәҗми,  Г.Тукай, Ш.Галиев, З.Хәким, Р.Миннуллин,Һ.Такташ шигырьләрен бик матур, сәнгатьле итеп сөйләделәр, “Әллүки” җырын тыңладылар.

Бәйрәм “Без татарлар, туган телебез - татар теле” исемле компьютер презентациясе белән алып барылды. Кичә барышында ”Син телләрне беләсеңме?” дигән викторина үткәрелде, укучыларның телләр турындагы белемнәре тикшерелде һәм тирәнәйтелде. Ахырда нәтиҗә дә ясалды: татар теле дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә керә, 7 миллион халык татар телендә сөйләшә,чит илләрдә дә өйрәнелә, җитлеккән, камилләшкән тел ул татар теле! Без татарлар! Шушы исем белән җирдә яшәү үзе бер бәхет! Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International