Казан үзәгендә янгыннан зыян күргән йорт мәдәни мирас объекты билгеләренә ия.
"2009 елда мин ТР Мәдәният министрлыгының Архитектура идарәсе өчен кайбер объектларга мәдәни мирас объекты статусын бирү өчен исемлек төзедем. Аңа, революциягә кадәр төзелгән биналардан тыш, совет чоры биналары да керде, шул исәптән Пушкин урамы буенча 3,5 һәм 7нче йортлар", - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Казанның генераль планын эшләү үзәгенең баш проектлар архитекторы Сергей Саначин.
Аның сүзләренчә, Пушкин урамы, 5нче йорт адресы буенча урнашкан торак бина 1950-1952 елларда төзелгән. Архитекторы Сергей Саначинның әтисе, архитекторы Георгий Солдатов белән бергә эшләгән Павел Саначин булган.
ТР Мәдәният министрлыгының 2011 елның 17 февралендә кабул ителгән 98нче боерыгы нигезендә, торак йорт 1940 еллар төзелешенең уникаль үрнәге булып тора һәм мәдәни мирас объектының барлык билгеләренә дә ия.
Шул ук вакытта янгыннан зыян күргән янәшәсендәге бина 1906 еллар төзелешенә карый һәм мәдәни мирас объекты санала. Анда "Коммерция номерлары" кунакханәсе урнашкан булган.