ТР Дәүләт Советының бүгенге XV утырышында “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында” закон проекты I укылышта кабул ителде.
Республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе нигезендә төзелгән эшче төркем тарафыннан язылган закон проекты ТРда театр эшчәнлеген законнар белән җайга салуны максат итеп куя. Шулай ук ул театр эшчәнлеге өлкәсендәге дәүләт сәясәтен, Татарстан Республикасында театрлар эшчәнлегенең нигезләрен, аларга дәүләт ярдәме чараларын билгели.
Закон проектында республика дәүләт хакимияте органнарының театр эше өлкәсендәге вәкаләтләрне ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР башкарма хакимиятенең мәдәният өлкәсендә вәкаләтле органы арасында бүлеп бирелгән.
Татарстан территориясендә даими эшләүче театрларның исәбен алып бару максатларыннан, республикада театрлар реестрын алып барылу күз алдында тотыла. Реестрдагы мәгълүматлар театр сәнгатенә ярдәм һәм аны үстерү буенча ТР дәүләт программаларын эшләгәндә файдаланылачак. Бу эш Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең мәдәният өлкәсендә вәкаләтле органы тарафыннан башкарылыр дип көтелә.
Татарстан дәүләт театрларында эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрү, куелышларның сыйфатлы әзерләнүен тәэмин итү, кадрларны рациональ сайлап алу максатларында, һөнәри иҗади хезмәткәрләрне театрда расланган хезмәткәрләрне аттестацияләү кертелә.
Закон проекты театрларның хокукларын һәм бурычларын, театр куелышлары һәм спектакльләргә билетлар булу турында тамашачаларга хәбәр итү, шулай ук аерым категорияләргә кергән тамашачылар өчен ташламалар бирү тәртибен билгели.
Шулай рәвешле, закон проекты Татарстан Республикасында театр эше өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Җәмәгатьчелек фикерен белү өчен закон проекты “Ачык Татарстан” (https://open.tatarstan.ru) мәгълүмат ачык порталына һәм ТР Мәдәният министрлыгы сайтына (http://mincult.tatarstan.ru) урнаштырылган. Шулай ук “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында” закон проекты белән ТР Дәүләт Советы сайтында (http://gossov.tatarstan.ru) да танышу мөмкинлеге булган. Моңа бәйле нисбәттә, закон проекты гражданнардан 7 уңай бәя алган.
Депутатлар артистларны аттестацияләү мәсьәләсен күтәрде. Бу эшне ничек башкарырга мөмкин, дигән сорау аларның күбесен борчыды.
Закон проектын тәкъдим иткән депутат, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов аттестация мәсьәләсенең кыен булуын һәм артистның иҗатын бәяләүне җиңел эш түгеллеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, театр эшчәнлеген җайга салу буенча законнар күрше Башкортстан Республикасында, Архангельск һәм Томскида гамәлдә.
В.И Качалов исемендәге Рус зур драма театры баш режиссеры, депутат Александр Славутский, әлеге законның Россиядә 1999 елдан бирле кабул итергә тырышуларын, әмма әлегә нәтиҗә күренмәвен ассызыклады. “Бар да җиңел генә түгел, чөнки закон Хезмәт Кодексы белән каршы килә, бигрәк тә контракт системасы буенча. Татарстан бөтен яктан да башка субъектларга үрнәк күрсәтә, бу өлкәдә дә безгә беренче булырга кирәк”, - диде ул.
Артистларны аттестацияләү буенча да депутат үз фикерен җиткерде. “Артистны аттестацияләү мөмкин түгел: я ул яхшы артист, я начар”, - диде ул бу уңайдан һәм моңа бик күп субъект факторларның тәэсир итүен билгеләп үтте.
Форсаттан файдаланып, Александр Славутский театрлар өчен Казанда реклама мәйданы булмавы мәсьәләсенә дә игътибарны юнәлтте. Шәһәрдәге реклама мәйданнарында дәүләт театрларының үз продукциясен рекламалау өчен матди мөмкинлекләр юклыгын ассызыклады баш режиссер.
Фәрит Мөхәмәтшин исә утырышта катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиковка бу мәсьәлә буенча фикер алышып, аны чишәргә дигән үтенеч җиткерде.
Закон проекты I укылышта кабул ителде.