Казанның Кремль яр буендагы әкият шәһәрчеге теләге булган һәркемне Алексей Толстойның “Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары” әкияте мохитенә чумарга чакыра.
Яңа шәһәрчеккә килүчеләр Карабас-Барабасның курчак театрындагы куелышны тамаша кылу, Папа Карло остаханәсендә үз куллары белән эшләнмә ясау, шулай ук Буратинодан бүләк алу һәм “Гаилә учагы” фотоательесында истәлеккә фотога төшү мөмкинлегенә ия булачак.
Казанның Кремль яр буе Гашыйклар көненә дә бүләк әзерләгән – парлар Гашыйклар аллеясы буенча йөри, тылсымлы агач янында теләк тели һәм хәтта әкияти ЗАГСта шаярып кына өйләнешә ала.
13 февральдә алееяда мәхәббәт аңлату дивары барлыкка килер дип көтелә. Анда һәркем яраткан кешесенә хисләрен белдерә алачак.
Һәм, әлбәттә, Гашыйклар көнендә Кремль яр буе шугалагында лирик музыкага тимераякта шуудан да романтиграк нәрсә юк.
Әкият шәһәрчеге бүген кичке 6да ачыла, ачылган көнне анда керү – бушлай, дип хәбәр итә Кремль яр буе матбугат хезмәте.