ТР Милли музее Ватанны саклаучылар көненә ир-егетләргә бүләк әзерли

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

ТР Милли музее, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Теләсә кайсы заман өчен сугышчы” (“Воин на все времена”) дип исемләнгән акция уздыра. Чара сәгать 14.00 дән 16.00 гә кадәр үткәреләчәк, ир-егетләр музейга бушлай.

“Витязь” хәрби-тарихи клубы уздыра торган программа кысаларында кунаклар төрле чорларда ир-атлар нәрсә белән шөгыльләнүен, төрле чорлардагы хәрби предметлар белән таныша алачак. Шулай ук ук ату, Бөек Ватан сугышы чорындагы автоматларны сүтеп-җыю һ.б. сынаулар каралган.

Аларның барысын да узучылар “Барлык чорларга лаеклы сугышчы” (“Достойный воин всех эпох “) сертификаты белән бүләкләнәчәк.

Бу хакта ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International