Санкт-Петербургта Муса Җәлил турындагы фильм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

Кичә, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулган көнне, Санкт-Петербургның Василеостровский районының 4 нче китапханәсендә “Сүз — чүлдәге өрәк түгел” дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды. Чара ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм әлеге районның администрациясе тарафыннан оештырылган.

Китапханә җитәкчелеге Муса Җәлилнең тормышына, иҗатына һәм батырлыгына багышланган презентация әзерләп, Герой-шагыйрьгә багышланган күргәзмә әзерләгән.

Фикер алышу тәмамланганнан соң, “Муса Джалиль. Приговоренный к бессмертию” дип исемләнгән фильм тәкъдим ителде. Ул “Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмәгатьчелеге” төбәкара мәдәни-белем бирү иҗтимагый оешмасының финанс ярдәме белән ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә төшерелгән. Кинотасманы Россиянең күпчелек төбәкләрендә һәм чит илләрдә карарга өлгергәннәр.

“Муса Джалиль. Приговоренный к бессмертию” каһарман шагыйрьнең туган ягы Оренбург өлкәсендә, Татарстан Республикасында, Санкт-Петербургта, Ленинград өлкәсендә һәм Германиядә төшерелгән, дип хәбәр итә ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International