18-19 февраль көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультеты базасында “Әлмәндәр варислары” халыкара фестиваль-конкурсы була. Балалар арасында үткәрелә торган бәйгенең төп чыгышлары институтның актлар залында уздырылачак.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Чарада ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының уку буенча проректоры Роза Әхмәдиева, Әлмәндәр карт образын гәүдәләндерелгән артист Шәүкәт ага Биктимеровның туган төбәгеннән Саба районы башлыгы урынбасары Таһир Шәрәфиев, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы артистларының берсе, конкурсның жюри рәисе Рузия Мотыйгуллина, Россия балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе, танылган җырчы Салават Фәтхетдинов катнашты.
Роза Әхмәдиева сүзләренчә, фестиваль ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия һәм “Әкият” Татар дәүләт курчак театрлары тарафыннан оештырыла.
Аның максаты — сәләтле балалар коллективларын барлау һәм аларга ярдәм итү, балаларны театр сәнгатенә тарту, иҗади потенциаллары үсешен тәэмин итү.
Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрдән 70 тән артык заявка килгән. Алар “Драма театры”, “Курчак театры”, “Уку программасы” номинацияләре буенча иҗади көч сынашачак. Конкурста “Мимика һәм ишарәләр театры” номинациясе булса да, аның буенча заявкалар килмәгән.
Катнашырга теләк белдерүчеләрнең географиясе шактый киң. Алар Татарстанның Әтнә, Балтач, Лениногорск, Баулы, Тукай, Яшел Үзән районнары, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама калалары, шулай ук, Удмуртия, Башкортстан, Марий Эл, һәм хәтта Монголия белән Фәләстиннан да заявкалар килгән. Арада Баулыдан булган театр коллективы бик үзенчәлекле − анда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнә икән.
Конкурс кысаларында балаларга мастер-класслар уздырылачак. Мастер-класслар үткән катнашучыларга һәм иҗат коллективлары җитәкчеләренә сертификатлар бирү каралган.
Институт фойесында “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән булган костюмнардан экспозиция һәм Шәүкәт Биктимеровның иҗатын чагылдырган фотокүргәзмә тәкъдим итү ниятләнә.
“Әлмәндәр варислары”нда җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Нурия Хашимова конкурсның тәүге тапкыр уздырылуын һәм моны бик кирәкле гамәл икәнен билгеләп үтте. “Бу шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның истәлекләренә шундый фестивальләр үткәрү безнең киләсе буынга алар турында белдертү һәм аларның легендар булуын тагын бер кат раслау өчен бу бик яхшы адым”, - диде ул.
Салават Фәтхетдинов фикеренчә, фестивальнең уңышы һәм киләчәге аны беренче тапкыр ничек уздырудан тора. “Конкурсның кирәкме-юкмы икәнең, киләчәктә аның уңышы нинди булуы конкурсны уздырганнан соң билгеле булчак”, - диде ул һәм идеяны яхшы дип хуплады.
Таһир Шәрәфиев сүзләренчә, Шәүкәт Биктимеровның туган ягы Саба районында аның хәтерен мәңгеләштерү өчен бик күп эшләр башкарыла. Мисал өчен, район Мәдәният йорты Шәүкәт Биктимеров исемен йөртә. Аның каршына танылган артистның бюсты, ә мәдәният учагы бинасына мемориаль такта урнаштырылган. 2012 елдан алып, районда Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театры сәнгать конкурсы үткәрелеп килә. 2015 елның декабрь аенда гына да бу бәйгегә 38 иҗади эш тәкъдим ителгән. Моннан тыш, артистның туган авылы Шәмәрдәндә аның исемендәге музей эшләп килә. Анда Әлмәндәр ролен башкарганда киеп уйнаган реквизитлар, костюмнар урын алган. “Без Шәүкәт ага белән горурланып кына калмыйбыз, ә аның истәлеген мәңгеләштерү өчен дә күп эшләр башкарабыз”, - диде сүз уңаеннан Таһир Шәрәфиев.
Рузия Мотыйгуллина балалар белән эшләгәндә бик сак булырга һәм, аларга бәя биргәндә, каты бәрелмәскә, кирәк җирдә мактарга кирәк булуын ассызыклады. “Безнең театрда бик күп талантлы артистлар бар, әмма Әлмәндәр ролен башкара алырлык артистны мин әлегә күрмим. Әлеге әсәрне сәхнәләштерү өчен безгә әле вакыт кирәк, чөнки һәр тамашачы Әлмәндәр роленда Шәүкәт абыйны күрәчәк”, - диде ул һәм, 9-10 елдан бу рольне Искәндәр Хәйруллин башкара алыр иде, дигән фикерен җиткерде.