Россиядә Кино елы уңаеннан оештырылган “Тормыш кадрлары” фестивале кысаларында Зәй районының Югары Мәлем авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына “Королева бензоколонки” исемле театраль күренеш тәкъдим иттеләр. Фильм-спектакльдә мәдәният, почта, агрофирма хезмәткәрләре һәм авыл хезмәтчәннәре катнашты. Төп рольләрнең берсен җирлек башлыгы Фәнзия Николаева башкарды, дип яза "Зәй офыклары".