Кичә, Ф.И. Шаляпин исемендәге XXXIV Халыкара опера фестивале кысаларында, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә ТРның халык артисты Альбина Шаһиморатова концерты булды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: җырчының эш графигы берничә ел алдан төзелгән. Ул La Scala, Metropolitan Opera, Лос-Анжелес операсы, Сан-Франциско операсы, Чикаго лирик операсы, Covent Garden Лондон Королева операсы, Вена дәүләт операсы, Хьюстонның Grand Оpera, Берлиндагы Немец операсы сәхнәләрендә чакырулы артист буларак чыгыш ясый.
Баштан Альбина Шаһиморатова Бельгиядән килгән пианиночы Борис Березовскийга кушылып җырларга ниятләгән булган. Әмма, гаилә сәбәпләре аркасында, музыкантның килә алмавы концертка ике көн кала ачыкланган һәм Альбинаның М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры симфоник оркестрына кушылып җырлавы хакында карар кабул ителгән. Концертка Мәскәүнең Е. Колобов исемендәге “Новая опера” театры артисты Василий Ладюк (баритон),Санкт-Петербургның Мария театры солисты Сергей Скороходов (тенор) чакырулы иде. Тамашада шулай ук татар театры хоры артистлары да катнашты.
Театрның опера буенча кастинг-менеджеры Анна Баһаутдинова “Татар-информ” МА корреспондентына биргән интервьюсында программаны тиз арада үзгәртергә кирәклеге хакында ул 14 февраль көнне белгәнлеген әйтте.“Безнең ике вариант бар иде: “Травиата”ны икенче кабат куяргамы, әллә инде концертнымы. Мин шунда ук Василий Ладюк һәм Сергей Скороходовка шалтыраттым. Алар ризалашты. Василийның үз театрында чара булса да, ул, директоры белән сөйләшеп, килеште. Сергей исә Чикагодан һава юлы белән килә иде. Ул гаиләсен бик озак күрмәгән, шуңа да карамастан, Казанга килде. Бу бик югары профессионаллар. Альбина — дөньякүләм йолдыз, аны тәкъдим итү кирәк түгел. Гомумән, безнең команда профессионал, шуңа да без тиз арада барысын да хәл итеп, программаны эшләдек”, - диде ул.
Ике бүлектән торган программага 22 номер кергән. Шуларның 8ендә Альбина Шаһиморатова җырлады. Концерт аның башкаруында “Сакмар су” дип исемләнгән татар халык җыры белән башланды. Җырчы аны аккомпанементсыз башкарды һәм аңа беренче чәчәк бәйләме шул чакта бүләк ителде. Ә чәчәкләр бу кичтә алай бик күп түгел булмады.
Татарстанның халык артисты үзенең вокал сәләтен генә түгел, ә артистлык осталыгын да күрсәтте. Ул “Лючия ди Ламмермур” операсыннан Лючияның шашу мизгелен сәхнәләштерде. Аның белән бергә татар театры хоры да чыгыш ясады. Артистны тамашачы җылы кабул итте, залдан: “Афәрин!” дигән сүзләр яңгырап торды.
Василий Ладюк белән берлектә җырчы “Травиатта” операсыннан Виолетта һәм Жермон дуэтын башкарды. Дирижер — Стефано Романи (Италия). “Любовный напиток” операсыннан Адина һәм Неморино дуэтын исә Альбина Сергей Скороходов белән җырлады. Номер бик кызыклы һәм табигый килеп чыкты. Номер азагында алар кысрыклауны сурәтләп, бер-берсен күкрәкләре белән этеп җибәрде, аннан соң Альбина, көлеп, партнерын акрын гына төртте. Бу күренеш исә тамашачыны елмаерга мәҗбүр итте.
Концертта җырчы А. Альбаевның рус телендәге “Соловей” җырын башкарды.
Бу кичтә тамашачылар Дж.Вердиның «Набукко» һәм «Дон Карлос», П.Масканьиның “Сельская честь”, Дж.Пуччининың “Турандот”, Ж. Бизеның “Кармен” П. Чайковскийның “Иоланта” әсәрләреннән өзекләр тыңлый алды.
Концерт Альбина Шаһиморатова һәм Сергей Скороходовның “Травиата” операсыннан өзек җырлавы белән тәмамланды. Алар аны кулларына шампан шәрабе салынган бокал тоткан килеш башкарды.
“Мин Альбина Шаһиморатованың Казандагы берничә концертында булганым бар. Аның Мәскәү виртуозларыннан да яхшырак җырлаганы шаһиты мин, ул миңа бик ошый. Бүген “Лючия ди Ламмермур” күренешендә флейта белән искиткеч партнер иде. “Травиата” һәм “Лючия ди Ламмермур”да ул актриса буларак югары дәрәҗәдә уйный. Драма артисты буларак ул зал белән аралашырга тырыша, ул төрле яктан сәләтле”, - диде “Татар-информ” МА корреспондентына биргән интервьюсында профессор, икътисад фәннәре докторы, Казан илкүләм тикшеренү техник институының икътисад кафедрасы мөдире Вилора Авилова.