Сынчы, рәссам Рөстәм Габбасов юбилеена күргәзмә тәкъдим итә

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

 Иртәгә, 19 февральдә, Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында (Казан кремле, 3 нче подъезд) Татарстанның әйдәп баручы сынчыларының берсе булган Рөстәм Габбасов күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәгә килүчеләр рәссамның 30лап пейзаж, натюрморт һ.б. жанрлы картиналарын күрә алачак. Моннан тыш, күргәзмәдә агач, полимер, Урал ташыннан скульптуралар тәкъдим ителә. ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, күргәзмә 1 айга исәпләнә, төгәлрәге, 20 мартка кадәр дәвам эшли.

Белешмә өчен. Рөстәм Ансар улы Габбасов 1956 елның 21 февраленда Башкортстанда дөньяга килгән. Мәктәптә укуын тәмамлаганнан соң, Түбән Тагил педагогика институтының рәсем-графика факультетына кергән, югары белем алу турында диплом алгач, Ленинградта В.И.Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесында стажировка узган. Р.Габбасов озак вакыт Пермь краенда яшәп иҗат иткән, ә инде Казанга килү белән, Татарстан башкаласына гашыйк булып, аннан аерыла алмаган: дистә елдан артык Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетының Җиңел сәнәгать технологияләре, мода, дизайн институтында дизайн кафедрасында эшли, белем бирә. Аның хезмәтләре Түбән Кама, Актаныш, Чистай мәйданнарын бизи, Казанда Киров районында, метрополитенның "Тукай" мәйданында аның кулы тигән, өлеше кергән хезмәтләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International