26 февраль көнне сәгать 18.30 Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә тантаналы концерт була. Ул филармониягә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышлана.
Концертта Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мәскәү сәнгать осталары катнашуы көтелә.
Әлеге юбилей уңаеннан, 2015-2016 еллар концерт сезонында филармониядә әдәби кичәләр, ретро-концертлар уза, интернетта “Тукай филармониясе Тукайны укый” әдәби проекты гамәлдә, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.