Казан дәүләт консерваториясенең Кече залында камера музыкасы концерты була

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

20 февральдә кичке 6 нчы яртыда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Кече залында камера музыкасы концерты була. Бу кичне халыкара конкурс лауреатлары башкаруында бөек композиторларның әсәрләрен тыңлап хозурланырга була, диелә аны оештыручылар хәбәрендә

Концерт программасында Тимур Гыйләҗетдинов (скрипка) һәм Альбина Камалованың (фортепиано) чыгыш ясавы көтелә. Алар Бетховен, Брамс, Шнитке һәм Прокофьевның әсәрләрен яңгыратачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International