Бүген сәгать кичке 5тә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14) Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
Әлеге иҗади берлектән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, кичәдә Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре үзләренең җыр-биюләре белән чыгыш ясый. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре төрле телләрдә яңгыратачак. Шулай ук кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, шагыйрә Илсөяр Иксанова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Державин исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты рус шагыйрәсе Ольга Левадная, чуваш язучысы Евгений Турхан катнашачак.
Халыкара туган тел көнен бизәп, “Болгар кызлары” төркеме төрле телләрдә, Оксана Комиссарова рус халык җырларын, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Дамир Имамиев кыргыз телендә һәм Чулпан Сәлимуллина кырым татарлары телендә, шулай ук Лена Бичарина керәшен җырларын башкарачак, Фираж Джавадбековның “лезгинка” биюе дә кичәнең онытылмас бер мизгеле булыр, диелә әлеге хәбәрдә.