“Татаркино” ТР бюджет оешмасы “Республика байлыгы” (“Достояние республики”) дип исемләнгән проектын тәкъдим итә. Идеяләрне тормышка ашыру мәйданы буларак Казанның “Мир” кинотеатры, оешма партнерлары, каланың парк һәм скверлары, арт-тирәлекләре сайланган.
“Республика байлыгы” Россиядә Кино елы уңаеннан уздырыла һәм ел дәвамына исәпләнгән. Аның максаты — тамашачыга барып җитмәгән фильмнарны күрсәтү һәм төбәк киносын үстерү.
Проект берничә юнәлештә эшләячәк. Төбәк һәм федераль кинемотаграфлар катнашында кинопремьералар һәм ретроспектив цикллар оештыру, документаль һәм архивтагы киноларны күрсәтү, Россия төбәкләреннән кунакларны җәлеп итеп, киночаралар уздыру планлаштырыла. Шулай ук, Якутия заманча киносы атналыгын үткәрү күздә тотыла. Матбугат конференцияләре, фикер алышулар, иҗади очрашулар, кинопроектларны презентацияләү — болар барысы да проект кысаларында гамәлгә ашырылачак.
“Татарстан short'лары” − проектның беренче карлыгачы. Кыска метражлы 4 картинадан торган программаны 1 марттан “Мир” кинотеатрында сәгать 19.00 дә карарга мөмкин. Моңа кадәр сәгать 18.00 дә матбугат конференциясе уздыру ниятләнә. Журналистлар белән очрашуда “Татаркино” оешмасы вәкилләре, яшь режиссерлар һәм кино өлкәсендә эшләүче башка актив кешеләр катнашуы көтелә.
Бу кичне тәкъдим ителәчәк программага фестивальләрдә катнашкан һәм җиңү яулаган кинотасмалар кергән: аларның географиясе − Каннадан алып Казанга кадәр. Жанрларга килгәндә, программада комедия, мелодрама һәм арт-хауслы киноны карарга мөмкин булачак. Фильмнар арасында, яшь авторлар белән бергә, танылган режиссерлар, мисал өчен, Д. Осокин, А.Барыкин, С.Юзеев төшергәннәре дә бар.
”Сухая река”, “Айсылу”, “Снежинка” һәм “Хлопнул дверью и ушел” кыска метражлы киноларны карарга теләүчеләр “Мир” кинотеатрының “ВКонтакте” (https://vk.com/mirkazan) төркемендә теркәлү узарга тиеш була.
Бу хакта “Татаркино” матбугат хезмәте хәбәр итә.