Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровский белән очрашты

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Михаил Пиотровский Казанга "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан алып Болгарга кадәр Идел юлы" күргәзмәсен ачу өчен килде, ул бүген 16 сәгатькә билгеләнгән.

Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровскийга Татарстанга игътибары һәм "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәре" проектына ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бүген "Эрмитаж-Казан" үзәгендә ачылучы тема Болгарда 922 елда Идел болгарлары тарафыннан ислам кабул ителү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе экспозициясендә чагылыш тапкан. 

М.Шәймиев "Яңарыш" фондының попечительләр советы әгъзасы булган М.Пиотровскийга фонд эшчәнлегендәге яңалыклар турында да сөйләде. ТР Дәүләт Киңәшчесе 2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге ана иконасы соборын төзекләндерү турында"гы Указны имзалавын әйтте. Ул кунакны Болгар ислам академиясе бинасы проекты белән дә таныштырды.

Әңгәмә барышында Дәүләт Эрмитажының "Эрмитаж-Казан" үзәгендәге мәдәни проектлары турында да фикер алыштылар. Очрашуда "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International