“Йолдызлык-2016” гала-концерты Казанда март уртасында булачак

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

16 мартта Казанның “Йолдызлык-2016” эстрада сәнгате фестивале гала-концерты була. Февраль ахырына кадәр сайлап алу турлары бара, җиңүчеләр шәһәр турында катнаша алачак.

Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты шәһәр сайты аша хәбәр иткәнчә, фестивальның шәһәр этабы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында 29 февральдән 3 мартка кадәр үтәчәк, гала-концерт 16 март көнне 17.30 сәгатьтә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International