“Семейные хлопоты” Татарстан фильмы киң прокатка чыга

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

 10 март көнне “Семейные хлопоты” тулы метражлы Татарстан комедиясе прокатка чыгачак. Анда татар һәм рус катнаш гаиләсендә булган мөнәсәбәтләр турында сурәтләнә.

Катнаш гаиләдәге ата-ана балага ничек итеп исем кушарга белми: татарчамы, әллә русчамы. Аларның бәхәсе тирәсендә кызыклы вакыйгалар куера. Сюжет нигезендә казанлылар сөйләгән чынбарлык ята.

Татарстан киносы тарихында тулы метражлы фильмның прокатка чыгуы − беренче тапкыр. Аны республиканың барлык кинотеатрларында, шул исәптән коммерциялеләрендә дә, тамаша кылырга мөмкин булачак.

“Гаилә мәшәкатьләре”— киң аудитория өчен төшерелгән. Анда яшь артистлар Ләйсән Фәйзуллина (Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры) һәм Андрей Ясинский (Яшь тамашачылар театры) уйный. Шулай ук кинокартинада Роман Ерыгин, Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Фирая Әкбәрова, Елена Калаганова һ.б. иҗатчылар тудырган образларны күрергә мөмкин.

Фильмны ТР Мәдәният министрлыгы заказы буенча Алексей Барыкин төшергән, продюсердашы — Лия Заһидуллина. Шулай ук “Кремлин лайв” заманча сәнгатьне үстерү фонды, Казан дәүләт мәдәният институты, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, “Татаркино” оешмасы да фильм төшерүдә ярдәм иткән, диелә “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International