Рәсем, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белгечләренә Бакый Урманче исемендәге премия тапшырылды

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

Бүген “Хәзинә” сынлы сәнгать галереясында Бакый Урманче исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә кертелгән премия, 1998 елдан бирле, ике елга бер тапшырыла.

IX тапкыр биреләсе премияне алырга теләүчеләрдән быел 77 заявка килеп ирешкән. “Сынлы сәнгать”, “Графика”, “Скульптура”, “Декоратив сәнгать”, “Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белгечлеге” номинацияләрендә иҗади көч сынашучылар арасында танылган сәнгать әһелләре белән бергә яшь иҗатчылар да үз көчләрен сынаган. Быел катнашучыларның географиясе дә шактый киң, ди оештыручылар. Премиягә дәгъва кылучылар арасында Мәскәү, Пенза, Магнитогорск шәһәрләре, Оренбург өлкәсе, Пермь крае, Казакъстан, Төркмәнстан республикалары вәкилләре булган.

ТР мәдәният министрлыгының беренче урынбасары Эльвира Камалова: “Бу Татарстан Мәдәният министрлыгы өчен генә түгел, республиканың мәдәни тормышы өчен дә зур вакыйга. Конкурска бик күп кызыклы эшләр юлланылган иде һәм җиңүчеләрне сайлап алганда без бик дулкынландык. Әлеге эшләргә күңел, бик зур осталык, профессиональлек салынган. Бакый Урманче премиясе — ул безнең һөнәри эшебездә ариентир һәм ул ариентирлар сәнгать өлкәсендәге зур таләпләргә туры килергә тиеш”, - диде. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәхсән үз исеменнән җиңүчеләрне котлап, иҗади уңышлар теләде.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы сәнгать бүлеге мөдире, жюри әгъзасы Рауза Солтанова да конкурска сынлы сәнгатьнең барлык жанрларында да бик күп эшләр тәкъдим ителүен билгеләп үтте. “Бу сәер дә түгел, чөнки Бакый Урманче сынлы сәнгатьнең барлык төрләрен үстерүгә үз өлешен керткән. 50 еллап гомерен ул иҗатка багышлаган һәм сәнгатькә хезмәт итүнең, профессиональлекнең, камиллеккә омтылуның югары үрнәге булып тора”, - диде.

Жюри вәкиле сүзләренчә, конкурста катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Бәйгедә моңа кадәр дә катнашуларына карамастан, кайбер рәссамнар, мисал өчен, Айрат Хәмидуллин, Зиннур Миннәхмәтов, Александр Петров зур осталык белән башкарган эшләрен хәзер дә конкурска юллаган.

Рауза Солтанова билгеләп үткәнчә, бәйгедә туган якка багышланган иҗади эшләр өстенлек алган. Портрет, графика жанрларындагы эшләр бик аз булган. Китапларга иллюстрацияләр ясаучылар исә премиягә бөтенләй дә дәгъва кылмаган, бу исемлектә — акварель белән эшлән сәнгать әсәрләре дә. Сәнгать белгече конкурска юлланылган эшләр арасында пыяла белән эшләүчеләрнең иҗади эшләре тәкъдим ителмәгәненә игътибарны юнәлтте. Керамика белән эшләү бүлегендә жюри Нина Кузьминых, Рөстәм Шәмсутов иҗатына югары бәя биргән.

Яшь сәнгатьчеләргә ярдәм итү максатыннан, Рауза Солтанова конкурсны тематик итәргә яисә “Дебют” номинациясен булдырырга кирәк дигән тәкъдим ясады.

“Сынлы сәнгать” номинациясендә “Из детства” триптихы өчен Александр Петров, “Графика” номинациясендә “Исторические города Татарстана” графика сериясе өчен Вера Карасёва, “Скульптура” номинациясендә “Тукай әкиятләре” сыннар композициясе өчен Рөстәм Габбасов, “Декоратив сәнгать” номинациясендә “Татар язуы тарихы” керамик панносы өчен Рөстәм Шәмсутов, “Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белгечлеге” номинациясендә “Графический коллектив “Всадник”. 1920-1924. Каталог выставки “Сметая веками насевшую пыль...” эше өчен Ольга Улемнова җиңүгә лаек булды.

Премиянең күләме — 100 мең сум, моңа кадәр 75 мең сум булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International