М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры Казан тамашачысы күңелен яуларга килә

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

4-9 апрель көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры гастрольләре булачак.

 

Тамашачыларга Россиянең халык артисты, Россия Дәүләт бүләге лауреаты Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән спектакльләр тәкъдим ителә. Алар арасында Ю. Поляковның “Гөмбә патшасы”, Л. Юхвид, М. Авах, В. Типот иҗат иткән “Куралыкта үткән туй”, В. Шукшинның “Мөләем кешеләр”, Р. Куни һәм М. Куни язган “Агай-эне” спектакльләре бар, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International