Яр Чаллыда “Чулман тургае - 2016” бәйгесе узды

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

 Яр Чаллының “Камаз” мәдәният сараенда “Чулман тургае-2016” конкурсы узды. Анда Казан, Түбән Кама, Мөслим, Зәй, Алабуга шәһәрләреннән катнашучылар килде. 7-19 яшьлек вокалчылардан тыш, бәйгедә 20 яшьтән өлкәнрәк булган катнашучылар да “Профессионаллар” төркемендә иҗади көч сынашты. Конкурс кысаларында “Эстрада вокалы” номинациясендә солистлар һәм ансамбльләр чыгыш ясады.

Сәләтле яшьләргә Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Нина Варшавская, КФУның С. Сәйдәшев исемендәге югары сәнгать мәктәбе доценты Неля Нургаянова, Удмуртия Республикасы Опера һәм балет дәүләт театры солисты Леонид Скороходов бәя бирде.

Конкурсның гран-приен “Мизгел” җыр театры алды. “Солистлар” номинациясендә 4 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбеннән Рауль Тунгусов җиңеп чыкты. Кечкенә катнашучылар артистлык сәләтләре белән генә түгел, сәхнә костюмнары белән дә жюрины таң калдырды. “Созвездие малышей” бию ансамбле, “Сельские ребята” ансамбле, Лорана Вәлиева жюри тарафыннан югары бәяләнде, дип хәбәр итә Яр Чаллы мэриясе матбугат хезмәте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International