Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов югалган. Бу хакта хәбәр “Вконтакте” социаль челтәрендә кичә кич таралган. Аның югалуы хакында һәм күрүчеләр булса хәбәр итүне үтенеп хәзрәтнең кызы соцчелтәрдәге битендә игълан урнаштырган (тел.: 89274103433).
1958 елда туган Сөләйман Гариф улы Зариповның 6 бала атасы булуы билгеле. 1986 елда Бохарада югары мәдрәсәдә, 1993-1996 елларда Согуд Гарәбстанында "Әл имам Мөхәммәд Согуд" университетында дини белем алган. Татарстан мөселманнары арасында күптән танылган шәхес ул: үз вакытында Бөгелмә каласы һәм районы мөхтәсибе, РИУның беренче проректоры,Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый чагында аның урынбасары ...
7 февраль көнне сәгать 10.00 дә ул Мордовиядән Казанга чыгып киткән. Хәзрәт үзе генә түгел, иптәше белән “Toyota Corolla” машинасында булган. Дәүләт номерлары У071РЕ, 116 төбәк. Соңгы тапкыр аны Буада сәгать 14.30 тирәсендә күргәннәр.
Кайбер мәгълүматлар буенча, машина табылган. Ул бикле, әмма эчендә кешеләр юк. Якыннары хастаханәләр, моргларга шалтыратып эзләткәннәр, - табылмаган. Хәзрәт турында мәгълүмат белүчеләрдән хәбәр көтәләр. Хәзрәтнең хәләл җефете "Промышленный" полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Шушы югалган кешеләрне эзләү чаралары үткәрелүе, полициянең личный составы шуңа җәлеп ителгәнлеге турында ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук волонтерлар да эзләүдә катнашуы турында белешмә бар.