Прививка ясатыргамы, ясатмаскамы? Моңа ислам дине ничек карый? Медицина белгечләре ниниди фикердә? Бүген 17.30да Казанның Галиев мәчетендә (Тукай урамы, 40) мөселман яшьләренең чираттагы фикер алышу клубы кысаларында нәкъ шушы сорауларга җавап эзләячәкләр.
Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан дәүләт медицина университетының эпидемиология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Нияз Хәкимов, Казанның 9нчы балалар поликлиникасы табибы Алсу Сабирҗанова катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.