Камил хәзрәт Сәмигуллин Парижда ЮНЕСКО экспертлары утырышында ТР делегациясе составында катнаша

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

 Бүген Франция башкаласы Парижда ЮНЕСКО экспертларының дини кыйммәткә ия Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүне тотрыклы рәвештә үстерү мәсьәләләре буенча утырышы башланды.

2 көн буена дәвам итәчәк бу чараларда Мальта, Испания, Албания, Италия, Кипр, Хорватия, Греция һ.б. илләрдән килгән экспертлар катнаша. Составында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы Феофан, “Бөек Болгар” дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин булган Татарстан Республикасы делегациясенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да кергән. 

Аерым алганда, очрашу кысаларында Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән дини объектлар белән идарә итү планнарын тәкъдим итү, идарә системасын булдыру һәм камилләштерү, дини мирас объектларын саклау өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр, пленар утырышлар уздыру күздә тотыла.

Утырышның соңгы көне – 18 февраль, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International