16-18 февраль көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты белән берлектә, мәчетләр каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр өчен аттестация уздыра.
Аның максаты – дин сабаклары бирүче укытучыларның әзерлек дәрәҗәсен ачыклау. Чара аларны һөнәри яктан үстерүне, күнекмәләрен арттыруны һәм уку-укыту эшәчәнлегенең сыйфатын күтәрүне күз уңында тотып оештырыла.
Аттестация башланыр алдыннан, мөгаллимнәр каршында РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясап, үзләренең нәсыйхәтләрен җиткерде, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.