Казанда Каюм Насыйриның уникаль кулъязмасын презентацияләүдә Равил хәзрәт Гайнетдиннең катнашуы көтелә

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

18 февральдә Казанга РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең килүе көтелә.

Аерым алганда,  ул сәфәре кысаларында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләп килгән Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәктә (Казан, Пушкин урамы, 1/55 нче йортның 2 нче катындагы 203 нче аудитория) сәламләү сүзе белән чыгыш ясар, шулай ук мөселман дөньясында Изге Коръәннең беренче белешмәлек-конкордансы, Каюм Насыйри (1825-1902) тарафыннан төзелгән “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасын (“Коръәнгә ачкыч”) һәм Алсу Арсланованың “Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фарсы телендәге кулъязмаларының тасвирламасы” (“Описание рукописей на персидском языке Научной бибилиотеки им.Н.И.Лобачевского Казанского федерального университета”) китабын презентацияләү чарасында катнашыр дип планлаштырыла,  чара 10.30да башлана, дип хәбәр итә аны оештыручылар.

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, күренекле галим-энциклопедист Каюм Насыйри кулъязмасын табуны бүгенге заманның чын мәгънәсендә фәнни ачышы дип санарга була. Бу китап – татар галименең дүртъеллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе. Ул аны 1886 елда төгәлләгән. “Бу иҗтиһадымның иң биек ноктасы” – Каюм Насыйри үзе бу хезмәтен фәндәге иң зур тырышлыгы җимеше дип бәяләгән. Басма 2 томда тәкъдим ителә: беренчесе – “Каләм Шәриф” – конкорданс төзегәндә Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт.

Алсу Арсланова китабы исә – кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган фарсы телле кулъязма китапларны тасвирлауга багышланган фәнни язмалар сериясенең икенче чыгарылышы.

Шулай ук Р.Гайнетдиннең әлеге сәфәре барышында Россия ислам институтында булуы ниятләнә. Биредә Казан ислам институты ректорын сайлау күздә тотыла. Мәскәү кунагы шулай ук "Ярдәм" мәчетендә булып, анда журналистлар белән очрашмакчы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International