Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм әлеге бүлекнең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев Республика наркология диспансерының баш табибы Илдар Әхмәтҗанов белән очрашты. Чара барышында ике як наркотик кулланучыларны рухи яктан тернәкләндерүгә ярдәм итү максатыннан чаралар оештыру турында килеште, диелә нәзарәттән алынган хәбәрдә.
Дин әһелләре наркология диспансерында дәваланучылар белән, даими рәвештә, очрашып, динебез кыйммәтләре турында, Аллаһы Тәгаләгә ышану, Аңа буйсыну һәм Аның рәхим-шәфкатенә өмет баглау турында сөйләргә җыена. Беренче очрашу бүген наркология бүлегендә булып, әлеге очрашуда ТР МДНнең дәгъват бүлегендә практика үтүче РИИ шәкертләрен дә җәлеп итү кулай күрелә.