Татарстан имамнары өчен Казандагы "Рәшидә" үзәгендә беренче тапкыр квалификация күтәрү курслары үткәрелде. 8-17 февраль көннәрендә республиканың Кукмара, Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнарыннан 23 имам беренче төркемдә гакыйдә, фикһ, гыйбадәт, татар дин тәгълиматы, имам вазыйфалары һәм төрле фәннәр буенча гыйлемен һәм күнекмәләрен арттырды. Әлеге үзәктә кичә имамнарга, тантаналы рәвештә, махсус таныклыклар тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм бүлекнең баш белгече Айнур Юсупов катнашты. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имамнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм ун көн дәвамында барган уку һәркайсысы өчен файда китерүен теләде, диелә ТРМДН хәбәрендә.
Икенче төркемдәгеләр өчен уку 24 февральдән 2 мартка кадәр дәвам итәр дип ниятләнә. Бирегә Балтач һәм Биектау районнарыннан 20гә якын имам килүе көтелә.