Казанның Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре буенча дәресләр циклы гамәлдә. Укулар атна дәвамында, ястү намазыннан соң, тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре алып бара. Дәресләрдә теләге булган һәр кеше катнаша ала, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Дәресләрдән тыш, мәчеттә һәр сишәмбе вәгазь кичәсе үткәрелә, ә җомга көннәрендә мөселман яшьләренең фикер алышу клубы эшләячәк.
Эш тәртибе түбәндәгечә:
дүшәмбе – тәҗвид;
сишәмбе – вәгазь кичәсе;
чәршәмбе - хәнәфи фикъһы;
пәнҗешәмбе – Коръән тәфсире;
җомга – яшьләрнең фикер алышу клубы;
шимбә – хәдис.
Галиев мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сөйләгән вәгазьне видеоязмада карарга була: http://dumrt.ru/news/news_12671.html