Кичә Пермьдә мөселман мәдәниятенең “Мөселман дөньясы”/“Мусульманский мир” VI төбәкара форумы башланды. Ул 29 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда Россия ислам институты вәкилләре дә катнаша, дип хәбәр итә әлеге уку йорты матбугат хезмәте.
Моннан тыш, РИИ павильоны форум кысаларында оештырылган күргәзмәдә тәкъдим ителә. Күргәзмәне карарга килүчеләр уку йортына кабул итү кагыйдәләре, анда белем бирү үзенчәлекләре белән таныша һәм үзләрен кызыксындырган сорауга җавап ишетә ала.
РИИның дин фәннәре кафедрасы доценты Дамир Шаһавиевның форум кысаларында оештырылачак конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә катнашуы көтелә.