17 мартта Татарстан башкаласының “Казан ярминкәсе”ндә “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XVI халыкара симпозиумы һәм “Энергетика. Ресурслар саклау” XVII халыкара күргәзмәсе кысаларындагы “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясе була.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Энергияне сакчыл файдалану технологияләре үзәге оештырган конференциягә чыгарылган төп темалар:
– экологик чиста, нәтиҗәле, аз калдыклы, йомык цикллы җитештерү системаларын төзү һәм үстерү;
– сәнәгать предприятиеләренең ресурслар һәм энергия буенча нәтиҗәлелеген күтәрү;
– ресурсларны нәтиҗәсез куллануның, вакыты чигерелгән экологик нәтиҗәләрне исәпкә алып, тискәре экологик йогынтыларын булдырмау,
– мотор өчен газ ягулыгы;
– яңартыла һәм яңартылмый торган табигый ресурсларны нигезле файдалану.
Күргәзмәдә катнашу һәм докладларны җыентыкта бастыру өчен 10 мартка кадәр Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Энергияне сакчыл файдалану технологияләре үзәге http://cet.tatarstan.ru/rus/registration.htm сайтында теркәү формасын тутырырга һәм мәкаләләрне җибәрергә кирәк. Конференциядә катнашкан өчен акча түлисе түгел. Доклад ясау буенча мөрәҗәгать итәргә була: тел. (843) 267-68-11, e-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru (Вәлиуллин Дамир Фәргатович).
Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.