Бүген Казанда Татарстан фермерларының XVI корылтае уздырыла. Чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебездә җитештерелә торганына алмаштыру шартларында авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре эшчәнлекләрнең яңа юнәлешләрен үзләштерүне һәм продукция күләмен арттыруны дәвам итә.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясендә хәбәр иттеләр.
Авылда хуҗалык итүнең кече формалары төбәктәге авыл хуҗалыгы продукциясенең 53 процентын җитештерә. Бәрәңге буенча бу күрсәткеч 90 процент тәшкил итә. Былтыр фермерлар эшчәнлеген җиләк, алма һәм хәтта виноград үстерү хисабына киңәйтте. Фермер хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы продукциясенең барлык төрләрен диярлек эшкәртү җайга салынган.
Корылтайда җитештерү күләмен арттыру, югары табыш китерә торган культураларны үстерү, сугым цехларында терлекчелек продукциясен эшкәртүне җайга салу һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышу күздә тотыла.