Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт шартларын махсус бәяләү турында - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Хезмәт шартларын махсус бәяләү (СОУТ) – эшләү барышында хезмәткәрләр өчен куркыныч һәм зарарлы җитештерү мохите факторларын ачыклауга һәм бәяләүгә юнәлдерелгән һәм эзлекле рәвештә башкарыла торган процедура ул. Әлеге процедура 2014 елның 1 гыйнварыннан башлап алып барыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына карата махсус бәяләү уздыру 2013 елның 28 декабрендәге «Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында» 426-ФЗ номерлы Федераль законның 3 маддәсендәге 4 пункты нигезендә дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәт турында Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектлары законннары һәм башка норматив хокукый актлары белән җайга салына, дигән мәгълүмат бирә.

Бүгенгә дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрнең эш урыннары шартларына махсус бәяләүне уздыру өчен тиешле нигезләмә федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә эшләнмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, “СОУТ үткәрмәгән өчен” хокук бозуларны бетерү буенча бирелә күрсәтмәләрдән өземтә ялгыш дип санала һәм ул Россия Федерациясе законнарына каршы килә, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

ТР Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының гомуми санын раслау турында” УП-1215 номерлы Указы нигезендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларының гомуми саны - 495 кеше, шул исәптән 385 кеше - территориаль органнарда (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре), әлеге структураларның хезмәткәрләреТатарстанның дәүләт гражданлык хезмәткәрләре булып санала һәм аларның эш урыннарына махсус бәяләү (СОУТ) уздырылырга тиеш түгел (расланган штат расписаниесе составына керүче ярдәмче-техник персоналдан тыш).

Шулай ук “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы районында Авыл хуҗалыгы идарәсе турында”гы нигезләмә нигезендә әлеге идарәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мөстәкыйль структур бүлекчәләре, районда дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы һәм агросәнәгать комплексына идарә итүне һәм азык-төлек белән тәэмин итүне башкаручы, республика бюджетыннан финансланучы һәм федераль, җирле бюджетлардан һәм башка чыганаклардан акчалар алучы дәүләт учреждениеләре булып саналалар.

«Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында»гы законның дәүләт хезмәткәрләре өчен норматив-хокукый структурасы үзгәртелгән очракта, министрлык барлык территориаль структураларга хәбәр итәчәк, дип кисәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International