Узган тәүлектә Татарстанда 3,1 мең т сөт савылган

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда 3122,8 т сөт савылган, бу узган елның әлеге чорыннан 134,6 тоннага күбрәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Кукмара районында 174 т, Балтачта 171,9, Арчада 156,3 тонна сөт савылган. Әтнә районы терлекчеләре әлеге продукцияне 151 т, ә Актанышта 138,6 тонна савып алганнар.

Чирмешән, Менделеевск, Спас, Кама Тамагы, Бөгелмә районнары исә, элеккечә үк, савым күләме белән мактана алмый: аларда нибары 12,7дән алып 29,4 тоннага кадәр сөт савылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International