Быел Татарстанда 230 гектардан артык җиләк-җимеш бакчасын тамчылы сугаруга көйләү күздә тотыла

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

 Татарстанда соңгы елларда җиләк-җимеш һәм яшелчә культураларын сугарулы ысулбелән үстерә торган уннарча яңа, көндәшлеккә сәләтле махсуслаштырылган крестьян-фермер хуҗалыклары барлыкка килде. 2015 елда году 162 гектар мәйданда җиләк-җимеш бакчалары тамчылы сугаруга көйләнде, шулай ук өч мең гектардан артык сугарулы җирләр яшелчә культуралары өчен әзерләнде. Соңгы 2 елда төзелгәннән һәм реконструкцияләнгәннән соң, барысы 10 мең гектардан артык сугарулы җир файдалануга кертелде, 162 гидротехник корылма торгызылды, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.

«Мондый уңышларга Татарстанда мелиорация өлкәсендә киң күләмле федераль һәм республика максатчан программаларын гамәлгә ашыру аркасында ирешелде, сугарулы җирләрне һәм гидротехник корылмаларны төзүгә, реконструкцияләүгә һәм техник җиһазлауга авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең чыгымнары шул программалар кысаларында субсидияләнә», - дип сөйләгән «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин.

Быел мелиорация буенча программаларның гамәлдә булуы дәвам итә: 3 мең гектардан артык сугарулы җир төзү һәм реконструкцияләү, 60тан артык буаны һәм гидротехник корылмаларны торгызу, 230 гектардан артык җиләк-җимеш бакчасын тамчылы сугаруга көйләү планлаштырыла.

Узган атнада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, 2016 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен федераль максатчан программа таләпләренә туры килүне билгеләү максатларында, мелиорация буенча төбәк программалары каралды. Татарстанның республика программасы сайлап алудан узды һәм аңа федераль бюджет акчалары бирелүе көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International