Авыл хуҗалыгын үстерү программасы кысаларында Татарстанга 552 млн сумнан артык акча бүленгән

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасына 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын җайга салу дәүләт программасы кысаларында 552,8 млн сум акча бүленгән.

Бүген РФ Хөкүмәте сайтында бастырылган карарда әйтелгәнчә, төбәкләр арасында субсидияләр бүленгән. Татарстанга барлыгы 552,8 млн сум акча бирелә. 

Барлык субсидияләр 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын җайга салу дәүләт программасы кысаларында тәкъдим ителә. Дәүләт программасы буенча төбәкләр арасында 10,4 млрд сум акча бүленгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International