КЫСКА ХӘБӘРЛӘР_29.02.2016

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучыларга, шул исәптән социаль пенсия алучыларга  бер кайда да мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел – аларга пенсия 2016 елның  апреленнән, эшкә бәйсез рәвештә, артачак.

РАЙОН СУД ПРИСТАВЫ  БАШКАРУЧЫЛАРЫ  дәүләт автоинспекциясе  хезмәткәрләре белән берлектә  бурычлылар  буенча рейдлар үткәрә. Алар ЮХИДИ  линиясе буенча штрафларын түләмәгән питрәчлеләр янына бара. Бигрәк тә   суд тарафыннан  билгеләнгән   штрафлар буенча бурычлыларны ачыклауга зур игътибар бирелә. Бу көннәрдә  ике бурычлының (10 һәм 30 мең сум) милкенә арест салынган,  калганнары белән аңлату эшләре алып барыла.

ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕНДӘ  “Ягез әле, егетләр!”  күңел ачу бәйгесе үтте. Анда  Ленино-Кокушкино мәктәбе һәм Казан машина төзелеше техникумы филиалы командалары катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча  “Киң белемле команда” номинациясендә  Казан машина төзелеше техникумы филиалы командасы  җиңүче дип танылды. Ленино-Кокушкино мәктәбе командасына  “Иң кыю команда” исеме бирелде.

АГЫМДАГЫ ЕЛ БАШЫННАН районда  6 янгын булган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда  ике очракка  кимрәк. Янгыннар саны кимү янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту һәм аларны үтәүнең әһәмиятен киметми.

Көннәрнең җылынуы сәбәпле, район янгын күзәтчелеге питрәчлеләргә  түбәләреннән су ага торган урыннарда электр җайланмаларыннан файдаланырга ярамаганлыгын искәртә, шулай ук  хуҗалык һәм башка корылмаларда  утны сүндереп йөрергә,  электр  приборларын розеткадан алып калдырырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International