Күпләрне штраф салу да куркытмый

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләренең  даими рәвештә рейдлар үткәрүенә дә карамастан,  кагыйдә буенча тонировкаланмаган автомобильләр саны кимеми. Мәсәлән,  узган елда  район юлларында  әлеге статья буенча  160тан артык тәртип бозу ачыкланды. 2016 ел башында  шундый 11 административ хокук бозу теркәлде. Күпләрне штраф салу да куркытмый.

РФ  юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча  автомобильнең  алгы тәрәзәсен тонировкалау тыела.  Билгеләнгән нормалар буенча  җилдән саклый торган пыяланың өске өлешенә 14 сантиметрдан да киңрәк булмаган  тонировка полосасы ясарга  мөмкин. Алгы ишекләрнең ян тәрәзәләрен тонировкаларга ярый, әгәр  яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан  ким булмаса.  Арткы тәрәзә пыяласын һәм  арткы ишекләрнең  ян тәрәзәләрен бернинди чикләүләрсез тонировкаларга мөмкин. Әлеге таләпләрне бозган өчен  административ штраф 500 сум тәшкил итә. Машина йөртүчеләрне штраф кына түгел, ә  юл-транспорт  вакыйгасына  юлыгу,   юлда үзеңә һәм башкаларга зыян китерү куркынычы борчырга тиеш.

Шоферлар  ел саен  техтикшерү үткәндә  тиешенчә тонировкаламауның  автомобильнең төзеклеге турында документ бирмәүгә сәбәп булып торуын исәпкә алырга тиеш.

Кайберәүләр,  оперативлык штрафтан коткарып кала, дип исәпли һәм  ЮХИДИ  инспекторы туктатуга тонировканы  куптарып ташларга ашыгалар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  туктатканнан соң тонировканы алып ташласаң нәрсә була? Бу очракта  машина йөртүчегә  тонировка өчен штраф барыбер салыначак, чөнки ул   яктылык үткәрүчәнлеге тиешле дәрәҗәдә булмаган автомобиль белән  идарә иткән өчен җәза булып тора.

Машина йөртүчеләр тонировка турында төрле фикердә. Нигездә,   юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы  (мәсәлән,   куркынычсызлык каешларын эләктермәү)  шоферлар  машина тәрәзәләрен тонировкалау яклы. Калганнары  закон таләпләренә аңлап карый.

- Машина тәрәзәләрен тиешенчә тонировкалау юлда йөрүгә комачауламый, мин, мәсәлән, андый машинада үземне яхшырак хис итәм, - ди питрәчле Илфат Зарипов. – Ә менә кагыйдә бозган очракта -  ул  күрү мөмкинлеген киметә, бигрәк тә, төнлә. Минемчә, бу дөрес  чара.

 


2015 елда  район юлларында машина йөртүчеләргә  тәрәзә пыялаларын  таләпләргә туры китереп тонировкаламаган өчен 164 штраф  салынган. 2016 ел башыннан  шундый 11 административ хокук бозу ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International