ТР аграр делегациясе «Бәрәңге-2016» VIII Төбәкара күргәзмәсендә катнаша

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

ТР аграр делегациясе «Бәрәңге-2016» VIII Төбәкара күргәзмәдә катнаша. Форум Чабаксарның "Контур" күргәзмәләр комплексында уза, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.  

Татарстан Республикасыннан чарада «ТатНИИСХ» ФДБФУ, «Россельхозцентр» ФГБУнең РТ филиалы, «Татагрохимсервис» ААҖ, «Алчак» ҖЧҖ, «Ярыш» ҖЧҖ белгечләре катнаша.

«Бәрәңге» төбәкара форумы фәннең бүгенге казанышларын һәм бәрәңге индустриясе өлкәсендәге практиканы, селекция казанышларын, ихтыяҗ зур булган сортларны, иң яхшы орлыкчылык предприятиеләрен һәм бәрәңге җитештерү, аны саклау һәм эшкәртү өлкәсендәге проблемаларны технологик һәм техник хәл итүнең яңа юлларын берләштерә торган бердәнбер күргәзмә проект булып санала.

Бу – бәрәңге җитештерүчеләр, галимнәр, экспертлар, аналитиклар өчен, минераль ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче предприятиеләр өчен ачык әңгәмәләр кору һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру мәйданчыгы.

Күргәзмә кысаларында «Фән һәм бизнес хезмәттәшлеге нигезендә бәрәңге селекциясен һәм орлыкчылыгын инновацион үстерү», «Бәрәңге җитештерүнең инновацион технологияләрен техник һәм технологик тәэмин итү», «2016 елгы сезонда булачак авырулар, корткычлар һәм чүп үләннәр фаразын исәпкә алып, бәрәңгедә үсемлекләрне яклау чараларын куллану үзенчәлекләре», «Россиянең агроазык-төлек базарында бәрәңге һәм бәрәңге продуктлары маркетингы: сыйфаты, техник регламентлар, төргәкләү, логистика» темаларына түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла.

Чараны оештыручылар – Чуашстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы академиясенең А.Г. Лорх ис. Бөтенроссия бәрәңге җитештерү буенча фәнни-тикшеренү институты, Чуашстан Республикасының «Агро-Инновацияләр» казна унитар предприятиесе.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International