Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә язгы кыр эшләренә техниканы төзәтү кирәк-яракларына 1,102 млрд сум сарыф ителгән

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексына 2016 елгы язгы кыр эшләренә 11 меңгә якын техника, шул исәптән 1,5 меңнән артыгы энергия куәте көчле булган тракторлар, 600дән артык чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,8 мең культиватор, 1 меңнән артык күп функцияле туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителәчәк. Болар барысы да чәчү кампаниясен билгеләнгән агротехник срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Инженерлык хезмәтләре алдына чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын, тракторларны 1 апрельгә кадәр әзерләп куюны тәэмин итү бурычы куелды, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

Татарстанда техниканы төзәтү, кыр эшләренә әзерләү өчен 700 ремонтлау остаханәсе, 800ләп авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пункты бар, аларда 900дән артык ремонтчылар звеносы, 3000гә якын квалификацияле механизаторлар һәм слесарьләр эшли.

Хуҗалыкларда чит ил техникасы шактый кулланылганын исәпкә алып, республика предприятиеләрендә импортны алыштыра торган детальләр әзерләү бурычы куелды. 10-12 предприятиедә 2 меңнән артык запас частьлар җитештерелгән. Предприятиеләр һәм әзерләнә торган детальләрнең номенклатурасы турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Запас частьлар белән тәэмин итүне һәм техниканы вакытында эшкә көйләүне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре күзәтеп тора.

Техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен 3 млрд. сумга якын чыгымнар тотарга кирәк булачак, шулардан 1,5 млрд. сумы – чәчү кампаниясенә.

Оператив белешмәләрдән күренгәнчә, хәзерге вакытта республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 1,102 млрд. сумлык запас частьлар сатып алынган - бу ихтыяҗның 73%ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International