Россиядә кыр эшләрен башкаруга бирелгән кредитлар күләме 12,6 процентка арткан. Банклар биргән акчаның гомуми күләме 22 млрд сумга җиткән, дип хәбәр ителә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
Сезонлы кыр эшләрен башкару өчен бирелгән кредит ресурсларының гомуми күләме 22 млрд сумга кадәр җиткән, бу узган елның әлеге чорыннан 12,6 процентка күбрәк дигән сүз.
Нигездә, кредитларны "Россельхозбанк" АҖ һәм "Россия Саклык банкы" ГАҖ биргән.
Белешмә өчен. 2015 елда агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм оешмаларына сезонлы кыр эшләрен башкарып чыгуга 262,72 млрд сум кредит бирелгән булган.