Шәлечә “Ягез әле, егетләр!” һәм “Ягез әле, кызлар!”

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

21 февральдә “Ягез әле, егетләр!” үткәрдек. 6 мартта Шәле мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 2 команда: “Авыл кызлары” һәм “Яшь йөрәкләр” командалары катнашты. Алар сәламләү, аркан тарту, баланы бишек җыры җырлап йоклату, мөнәҗәт, әниләр көненә багышланган нәфис сүзгә, күмәк бию, җыр, фольклор, мода һ.б. төрләр буенча ярыштылар.

Безнең өчен олы шатлык, хөкемдарлар булып Татарстанның атказан артислары авылдашыбыз Ренат Шәмсетдинов, Лилия Мәхмутова, стажлы хөкемдарларыбыз Мансур Галиахметов һәм Фәрит Хайруллиннар утырдылар.

30 елдан артык традиция буенча бара торган “Ягез әле, егетләр!”, һәм “Ягез әле, кызлар!” бәйгеләре озак еллар дәвам итсен дигән теләктә калабыз. Ә инде бәйгедә катнашкан ике камандаларга тамашачылар олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International